SCImago Institutions Rankings

SCImago Institutions Rankings (SIR[1]) ― 2009 елдан бирле[2] SCImago төркеме[3] тарафыннан бастырыла торган фәнни учреждениеләр глобаль рейтингы. SCImago ― Испаниядә урнашкан фәнни-тикшеренү оешмасы, аңа Гранада университетының Фәнни тикшеренүләр буенча югары совет (CSIC) әгъзалары, Карл III исемендәге Мадрид университеты, Алькала Университеты, Эстремадур Университеты һәм Испаниянең башка югары белем бирү оешмалары керә[4].

Рейтинг биш бүлеккә бүленгән: хөкүмәт, сәламәтлек саклау, югары белем, шәхси һәм башкалар. Аларның һәркайсы өчен тикшеренүләр нәтиҗәләре, халыкара хезмәттәшлек үсеше дәрәҗәсе, нормальләштерелгән импакт һәм публикацияләр саны кебек өлкәләргә бәя бирелә.

2020 ел мәгълүматлары буенча, Россия мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре арасында рейтингта иң югары урынны М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты алып тора (584 урын)[5].

  1. SCImago Institutions Rankings. Scimagoir.com.
  2. SIR World Report 2010. әлеге чыганактан 2010-06-05 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  3. SCImago Research Group.SIR World Report 2010. Research Institution Ranking (Press). әлеге чыганактан 2010-06-05 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  4. Members. SCImago Research Group. Scimago.es. әлеге чыганактан 2012-06-20 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  5. Research and Innovation Rankings 2020. www.scimagoir.com.

© MMXXIII Rich X Search. We shall prevail. All rights reserved. Rich X Search